Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2 июньдә яшен, яңгыр һәм көчле җил көтелә
Татарстанда 2 июньдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, кыска вакытлы яңгырлар явачак, урыны белән яшенле яңгырлар, төнлә кайбер районнарда боз һәм коеп яуган яңгырлар булуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба секундына 7-12 метр, локаль җил секундына 25 метр, көндез аның тизлеге секундына 15-20 метр булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы +13...+18 градус, көндез +17..+ 22 градуска кадәр җылы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз