news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +2 градуска кадәр җылыта, яңгыр һәм кар боткасы була

Татарстанда +2 градуска кадәр җылыта, яңгыр һәм кар боткасы була
Фото: © «Татар-информ»

Чәршәмбе, 8 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы фаразлана. Кар, җепшек кар, вак яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Урыны белән бозлавык, буран һәм томан, дип кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык, кар боткасы була. Шулай ук урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -11..-6 градус, иртән -6..-1 градус көтелә. Көндез -1..+2 градуска кадәр җылытачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot