news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +2 градуска кадәр җылы булачак һәм кар явачак

Татарстанда +2 градуска кадәр җылы булачак һәм кар явачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 2 декабрьдә, Татарстанда дымлы, болытлы һәм җылы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы, кар, урыны белән яңгыр явачак.

Кайбер районнарда, Казанны да кертеп, төнлә томан төшүе һәм бозлавык булуы ихтимал.

Шул ук вакытта көньяк-көнбатыштан 6 метрдан 11 метрга кадәр көчле җил исәчәк.

Көннең якты вакытында төбәктә һава температурасы -1...+2 градуска кадәр (Казанда -1...+ 1 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot