news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +2 градуска кадәр җылы булачак

Татарстанда +2 градуска кадәр җылы булачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Дүшәмбе көнне Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Республиканың Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, явым-төшем көтелми.

Җил тизлеге урыны белән 12 м/с, нигездә 38 м/с җитә ала.

Төнге сәгатьләрдә -4 градустан -9 градуска кадәр көтелә, әмма аязганда -11...-16 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава -3...+2 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot