news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда -2 градуска кадәр салкыннар көтелә

Төнлә урыны белән томан төшәчәк.

Татарстанда -2 градуска кадәр салкыннар көтелә
Владимир Васильев

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Метеорологлар республика буенча урыны белән -2 градуска кадәр салкын көтелүен фаразлый.

Моннан тыш, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда һәм Казанда томан төшәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot