news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2,7 млн тонна ашлык суктырылган

Бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар биләгән 78 процент мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнгән

 (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 2,7 млн тонна ашлык суктырылган, гектарыннан уртача уңыш 22,4 центнер тәшкил итә. 1204,8 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 78 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Әлки, Буа, Кайбыч, Спас районнары урып-җыю эшләрен төгәлләү алдында, анда 86-99 процент мәйданда ашлык суктырылган. Кайбер районнарга эш темпларын тизләтү зарур. Шулай итеп, Менделеевск, Чирмешән, Тукай, Саба, Теләче районнарында бөртекле һәм кузаклы культуралар биләгән 48-70 процент мәйданнан гына уңыш җыеп алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100