Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2,6 миллион тонна ашлык суктырылган
1,1 миллион гектардан күбрәк мәйданнан бөртекле культуралар уңышы җыелган
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 2,6 миллион тонна ашлык суктырылып алынган. 1 миллион 148,9 мең гектардан бөртекле культуралар җыелган, бу — барлык мәйданнарның 74 проценты дигән сүз, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минитсрлыгы.
Урып-җыю эшләре Апас, Әлки районнарында төгәлләнеп килә, анда инде 99 процент мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны суктырганнар. Буада 97 процент, Нурлатта — 96 процент мәйданнан уңыш җыелган. Яшел Үзән районында 14 процент, Спас районында 15, ә Алексеевск районында 16 процент мәйданнан ашлык суктырасы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз