news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2,5 мең тонна печән һәм 200 мең тоннага якын сенаж әзерләнгән

Республика хуҗалыкларына барлыгы 1,8 миллион тонна азык берәмлеге әзерләргә кирәк.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда 2,5 мең тонна печән һәм 187 мең тонна сенаж әзерләнгән. Узган ел бу күрсәткеч 182 мең тонна һәм 811 мең тоннаны тәшкил иткән, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Хәзерге вакытта азык әзерләү өчен иң яхшы вакыт, бер атнадан инде соң булачак. Һәр югалткан көн саен туклыклылык кими, массаның үсүен көтеп мәгънә юк», – дип белдерде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Сүз уңаеннан, республика хуҗалыкларына барлыгы 1,8 миллион тонна азык берәмлеге яки шартлыча бер баш терлеккә 30 центнер азык берәмлеге әзерләргә кирәк.

Азык әзерләү актив рәвештә Әлки (20,4 мең тонна сенаж), Зәй (19,7 мең тонна), Азнакай (14,8 мең тонна) һәм Сарман (15,8 мең тонна) районнарында алып барыла. Әлмәт һәм Минзәлә (1,4әр мең тонна), Алабуга (1 мең тонна) һәм Тукай (0,4 мең тонна) районнары артта калыша.

news_right_1
news_right_2
news_bot