news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2,4 мең гектар мәйданда урманнарны яңарттылар

1,8 мең гектар мәйданга яшь агачлар утыртылган.

Татарстанда 2,4 мең гектар мәйданда урманнарны яңарттылар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел Татарстанда 2 мең 379 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре үткәрелгән. Шул исәптән 1,8 мең гектар мәйданга яшь агачлар утыртылган. Бу турыда бүген Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта республика урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Урманчылар югары продуктлыкка ия үсентеләр формалашсын өчен, 5 мең 570 гектар мәйданда яшь үсентеләрне чабу эшләре башкарылган», – диде спикер. Ул шулай ук 1 мең 813 гектарда туфракны эрозиядән саклаучы урман үсентеләре утыртылганын җиткерде.

«Бүгеннән 2019 ел урман сезоны турында уйлыйбыз. Хәзер киләсе елга урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башланды. Көз ахырына кадәр 1,5 мең чамасы гектарда бу эш башкарылачак», – диде министр.
  

news_right_1
news_right_2
news_bot