news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 195 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 195 яңа очрагы теркәлгән. 26 пациент хастаханәдә дәвалана.

Шулай итеп, агымдагы елның 9 маена мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада ковидның 146 448 очрагы рәсми төстә расланган. Татарстанда яшәүче 140 465 кеше (узган тәүлектә – 200 кеше) ковидтан терелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

Узган тәүлектә төбәктә коронавирустан үлүчеләр теркәлмәгән. Пандемия башланганнан алып республикада 1989 кеше ковид корбаны булган.

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең күпчелек төбәкләрендә коронавирустан теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем очраклары арасында аерма күзәтелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында, мәгариф учреждениеләрендә һәм транспортта эпидемиягә каршы таләпләрне катгый үтәүне тәэмин итәргә өндәде. Татарстан хакимияте битлек режимын гамәлдән чыгарырга планлаштырмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100