news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 19 яшьлек эшче элеваторда ашлык астында калып үлгән

Татарстанның Әлмәт районында Кузай элеватор комплексының товар линиясе территориясендә 17 февральдә фаҗига булган.

Тикшерү фаразлавынча, ашлык кудыру эшләре башкарган вакытта, калибрлау машинасында эшләүче 19 яшьлек машинист ашлык кудыру җайланмасына төшкән, анда аны ашлык баскан. Егет урында ук үлгән.

Хезмәтне саклау таләпләрен бозу факты буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

news_right_1
news_right_2
news_bot