Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 19 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
«Шәһәр халкы көтеп тора, һәркайсының үз сатып алучысы, үз сатучысы бар», — диде Хәбипов.
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 19 марттан Казан шәһәрендә 15 ноктада, башка шәһәрләрдә дә традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Бу хакта журналистларга республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.
«Фермерлар, шәхси хуҗалыклар, эшкәртү предприятиеләре үзләре үк китереп сату мөмкинлеге булачак. Шәһәр халкы көтеп тора, һәркайсының үз сатып алучысы, үз сатучысы бар», — диде Хәбипов.
«Татарстанңа һәрвакытта авыл хуҗалыгы продукциясе күләме белән алдынгы урында торды. Россиядә 2 млн тоннага кадәр сөт җитештерәбез. Быел маллар саны кимемәде, халыкта да, шәхси хуҗалыкларда да, зур оешмаларда да», — дип искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз