news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 19 кеше ВИЧ белән авырып киткән

5-11 март көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 19 очрагы теркәлгән

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). 5-11 март көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 19 очрагы теркәлгән. Казанда - 8, Лениногорск районында– 2, Яр Чаллы шәһәрендә, Әгерҗе, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында берәр кеше авырып киткән. Җәзаларны үтәү хезмәтенең Татарстандагы учреждениесендә ВИЧ белән 2 кешенең чирләп киткәне билгеле булган. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot