news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 19 күпфатирлы йортта капиталь ремонт башланган

2019 елда барлыгы 936 күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.

Татарстанда 19 күпфатирлы йортта капиталь ремонт башланган
архив

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстанда 19 күпфатирлы йортта капиталь ремонт башланган. Бу турыда бүген Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә хәбәр итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

2019 елда капиталь ремонт кысаларында 936 объектта эшләр планлаштырылган. «Бүген 928 йортта экспертиза үткәрелгән. 249 йорт буенча аукционнар үткәрелгән һәм килешүләр төзелгән. 667 йорт буенча шулай ук аукционнар игълан ителгән, аларның нәтиҗәләре апрельдә игълан ителәчәк», — диде Алексей Фролов.

Социаль-мәдәни өлкә һәм авыл хуҗалыгы объектларын капиталь ремонтлау буенча 14 программа планлаштырылган, диде ул. Әлегә 9 программа буенча килешү төзелмәгән, хәзер алар буенча аукционнар үткәрелә. Яшьләр үзәкләре капиталь ремонты буенча 9 объектның икесендә эш башланган.

Агымдагы елда яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау буенча 26 объектны модернизацияләү һәм аларның матди базасын ныгыту планлаштырылган. 29 мартка булган мәгълүматлар буенча 23 объектта эш оештырылган, диде министр урынбасары.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә һәм Татарстан Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 8 бинасында һәм 8 сәламәтлек саклау объектында төзелеш эшләре оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100