Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 19 градуска кадәр салкынайтачак
Юлларда бозлавык саклана.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 24 гыйнварда, алмашынучан болытлы һава торышы һәм кар явуы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы -9..-14 градус, аязганда -19 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез -7..-12 градус фаразлана. Юлларда бозлавык саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк.
Якынча фаразлаулар буенча, киләсе атна башында 24-25 гыйнварда республика территориясендә һава торышы себер антициклоны йогынтысында формалашачак.
Дүшәмбе төнендә бераз кар көтелә. Төнлә һава температурасы -11..-16 градус, ә көндез -8..-13 градус фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз