Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 183,5 мең тонна шикәр комы җитештерелгән
Сезон башыннан республиканың шикәр заводларына 1589,2 мең тонна татлы тамыр озатылган.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан бирле республиканың шикәр заводларына 1589,2 мең тонна татлы тамыр китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә – 854,1 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 504,9 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 230,2 мең тонна. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шикәр заводларында барысы 1255,1 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 183,5 мең тонна шикәр җитештерелгән, шикәр чыгышы – 14,4 процент.
«Зәй шикәре» ААҖендә 103,2 мең тонна шикәр җитештерелгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 56 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә – 24,3 мең тонна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз