Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 180 меңнән артык бала җәйге сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк
Татарстанда 180 меңнән артык бала җәйге ялларын сәламәтләндерү лагерьларында уздырачак.
«Без ел саен кыш, яз, җәй һәм көзге каникулларда 218 мең баланың ялын оештырабыз. 2022 елның җәйге чорында республикада 182 мең баланың сәламәтлеген ныгыту планлаштырыла», - дип сөйләде республика яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков «Бердәм Россия» партиясенең төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә.
Аның сүзләренчә, ялны төрле формада оештыручы 1 652 оешмада, шул исәптән шәһәр яны ял урыннары, палатка һәм мәктәп яны лагерьлары, шифаханә-курорт учреждениеләрендә эш оештырылачак.
«Быел 42 692 бала бушлай ял итә. Югары уку йортларында укучы студентларга 5 мең , укучыларга хезмәт һәм ял лагерьларына 11 мең, олимпиадада җиңүчеләр һәм призерларга, иҗади конкурслар лауреатларына 7 мең чамасы юллама биреләчәк», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз