news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 180 меңгә якын кеше гриппка каршы прививка ясаткан

Алар арасында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләр бар

(Казан, 28 сентябрь, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Табиблар гриппка каршы вакцинация ясауны актив рәвештә дәвам итә.
Бүгенге көндә 179 мең 91 кешегә прививка ясалган, шуларның 27 мең 908 е – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, 80 мең 41 е – мәктәп укучылары һәм 17 мең 19 ы – мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләр. Аларның барысына да прививка бушлай ясалган.
Прививканы акча түләп ясатырга теләүчеләр дәваханәгә яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр иттеләр бүген “Татар–информ” агентлыгына кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Искәртеп узабыз, “гриппол”ның тәүге партиясе (200 мең доза) Татарстанга август аенда ук кайтты. Күптән түгел республика сезонлы гриппка каршы тагын 51 мең доза вакцина алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100