Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 18 яшьлек егетнең гәүдәсен этләр кимергән
Фаҗига урынына кешеләр килүгә карамастан, ул урында эт көтүе йөрүен дәвам иткән
(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Минзәләдә җирле аэроклуб янында 18 яшьлек егетнең этләр кимергән үле гәүдәсе табылган. Табылган паспорты буенча, аның 1996 елгы Чаллы кешесе булуы ачыкланган. Фаҗига урынына кешеләр килүгә карамастан, ул урында эт көтүе йөрүен дәвам иткән. Бу хакта “Минзәлә” газетасы яза.
Соңрак "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул вакыйга турында хәбәр иткәнчә, Минзәләне чыккач, җирле халык өлешчә этләр ашаган гәүдәгә тап булган. Кешеләр этләрне куу белән, яшь егетнең этләр өлешчә кимергән гәүдәсен күргән. Егеттә табылган паспорт 18 яшьлек Минзәлә егетенеке, дип аңлатты тикшерү идарәсе вәкиле. Аның сүзләренчә, шушы очрак буенча хәзер тикшерү эшләре бара, үлемгә китерү сәбәбе ачыкланмаганга, җинаять эше кузгатылмаган. Егетнең, гәүдәсе табылганчы, 1 тәүлек алдан һәлак булуы билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз