news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 18 ноябрьгә үзара салым турында 800дән артык референдум билгеләнгән

Территориаль сайлау комиссияләре 2019 елга үзара салым күләмен тәкъдим иттеләр.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 18 ноябрьдә үзара салым турында 800дән артык референдум узачак. Халык территориаль сайлау комиссияләре 2019 елга тәкъдим иткән үзара салым күләме өчен тавыш бирәчәк.  Әлеге мәгълүмат Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында чыккан.

Аксубай шәһәр тибындагы бистәдә референдумда катнаша ала торган һәр кешегә 300 сум күләмендә үзара салым кертергә тәкъдим итәләр. Җыелган акчаны урамнарны һәм тротуарларны яктырту, карт һәм кипкән агачларны кисү, ял итү урыннарын төзекләндерү һәм башка мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү планлаштырыла.

Балтач шәһәр җирлегендә яшәүчеләргә һәр кешедән 500 сум күләмендә үзара салым түләргә тәкъдим итәләр. Җыелган акча зират читәннәрен яңарту, җәяүлеләр күперен төзекләндерү, балалар уен мәйданчыклары сатып алу һәм урнаштыру, җәяүлеләр тротуарларына асфальт җәюгә сарыф ителергә тиеш.

  • Татарстанда үзара салым 2013 елдан бирле гамәлгә кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100