news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда 18 нче мәртәбә “Каравон” бәйрәмен билгеләп үттеләр
Быел бәйрәмдә чыгыш ясарга йөздән артык коллектив килде
Скопировать ссылку
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Бүген Татарстанның Лаеш районында “Каравон” рус фольклор бәйрәмен билгеләп үттеләр. Менә инде 18 нче тапкыр Рус Никольское авылы янына халык җырларын башкаручылар, үзешчәннәр һәм тамашачылар җыелды. Быел бәйрәмдә чыгыш ясарга Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан, Киров өлкәсе, Мари Эл, Чуашстан һәм Удмуртия Республикаларыннан йөздән артык коллектив килде.
“Каравон”га килүчеләр арасында олы кунаклар: Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева да бар иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларга котлау телеграммасы юллады. “Элек-электән килгән гадәт буенча, быел да гүзәл Лаеш җиренең Рус Никольское авылы дәртле, күмәк җырларга күмелер, кулга-кул тотынышып баскан кешеләрнең әйлән-бәйлән уены күңелләрне җилкендерер.
Тормышыбызга энтузиастлар һәм фольклор белгечләре тырышлыгы белән кайтарылган Каравон хәзер бөтенхалык тантанасына әверелде, республика бәйрәме статусын алды. Аның даны Татарстаннан читтә яшәүчеләр арасында да таралды. Каравон, Сабантуй белән беррәттән, гасырлар дәвамында дус-тату гомер итүче татар һәм рус халыклары бердәмлегенең ачык мисалы булып тора. Нәкъ менә шундый очрашулар мәдәни багланышларны көчәйтә, дуслык күперләрен ныгыта”, - диелә Президентның мөрәҗәгатендә.
Илдар Халиков “Каравон”га әле беренче тапкыр килүен әйтте. Ул кайчандыр әлеге бәйрәмне яңадан торгызу белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт белдерде. “Без биредә күргән һәм тойган яхшы, изге рух күп еллар саклансын иде дип чын күңелдән телим”, - диде ТР Премьер-министры.
Лаеш районының Рус Никольское авылында «Каравон» бәйрәменең 300 елдан артык тарихы бар. Авылда бәйрәмне өч көн билгеләп үткәннәр: ул чиркәүдә башланып, йортларга, аннары урамга күчкән, анда әйлән-бәйлән оештырганнар.
“Каравон” ата-бабаларның гореф-гадәтләре хакында искәртеп, авылда яшәүчеләрне берләштереп кенә калмаган, аның прагматик әһәмияте дә булган – чәчү төгәлләнгәннән соң яшьләр гөрләтеп туй ясаган, урта һәм өлкән буын вәкилләре бер-берсенә кунакка йөргән, җырлар җырлаганнар, үлгәннәрне искә алганнар.
1993 елда “Каравон” Республика фольклор бәйрәме статусын ала, аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, әлеге министрлыкның Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге, “Лаеш муниципаль районы” муниципаль берәмлеге, Рус фольклор үзәге, Казанның Рус мәдәнияте җәмгыяте оештыра.
Шунысы игътибарга лаек, беренче республика бәйрәмендә Татарстан шәһәр һәм районнарыннан нибары 7 фольклор коллективы катнашса, хәзер исә “Каравон” ел саен республика һәм күрше төбәкләрдән 60 ка якын этнографик, вокаль ансамбльләрне җыя.
2003 елдан алып бәйрәм Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә үткәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot