news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 18 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырачак

Республикада 9 сыйныфны тәмамлаучы 38 меңнән артык укучы төп дәүләт имтиханын тапшырырга җыена.

Татарстанда 18 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын  һәм төп дәүләт имтиханын тапшыручылар саны артачак. Шулай итеп, БДИны 18 меңнән артык, ТДИны 38 меңнән артык укучы тапшыруы көтелә. Бу хакта бүген журналистларга 8 нче Казан гимназиясендә узган “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” бөтенроссия акциясе вакытында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының белем өлкәсендә Күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова җиткерде.

Бердәм дәүләт имтиханы өчен 86 пункт һәм төп дәүләт имтиханын уздыру өчен 138 пункт ачу планлаштырыла. “Имтиханнарны тапшыру пунктларының күбесе берләштерелгән", - дип аңлатты ул.

“Ике имтиханда да популяр предметлар булып химия һәм җәмгыять белеме тора”, - дип билгеләп үтте Габдрахманова.

Узган ел Татарстанда БДИны 14,5 меңләп чыгарылыш сыйныф укучысы, ТДИны 34,5 меңнән артык мәктәп укучысы тапшырган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot