news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда +18 градуска кадәр җылы көтелә

Иртәгә, 7 майда, Татарстанда һава температурасы күтәрелүе көтелә. Әмма төнлә кырау төшү ихтималы бар.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.

Төбәктә һава температурасы төнлә -1...+4 градус, Татарстан башкаласында +2..+4 градус, көнчыгышта -5 градуска кадәр салкын көтелә.

Көндез республикада һава температурасы +13..+18 градуска кадәр җылытачак, ә Казанда +15..+17 градус җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100