news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 18 дәүләт хезмәткәре керемнәре турында мәгълүмат бирүдән баш тарткан

Баш тартучыларның җидесе вазифаларын калдырган, калганнарының эше карала, диде Лилия Галимова.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан Президенты адресына декларация кампаниясе вакытында 7 мең 744 белешмә кергән. 18 дәүләт хезмәткәре керемнәре турында мәгълүмат бирүдән баш тарткан. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова җиткерде.

“Керемнәре турында мәгълүмат бирүдән баш тарткан 18 кеше, нигездә, районнардан. Аларның җидесе вазифаларын калдырды, калганнарының эше каралу процессында”, - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Керемнәре турында мәгълүмат бирүдән баш тартучыларның алтысы Түбән Камадан, өчесе Тәтеш районыннан, дүртесе – Мөслим, шулай ук Балык Бистәсеннән, Азнакайдан, Әлмәттән, Менделеевскидан һәм Аксубай районнарыннан берәр кеше, дип ачыклады ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot