Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 18.00 сәгатьтә сайлаучыларның 70 процентка якыны тавыш биргән
Тавыш бирүчеләр саны буенча республиканың Кайбыч районы лидер булып тора.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Рөстәм Кильсинбаев). 18.00 сәгатькә Татарстанда Россия Президенты сайлауларында тавыш бирүчеләр саны 69,21 процент тәшкил иткән. Бу мәгълүматны “Сайлаулар” Дәүләт автоматлаштырлган системасы бирә.
Тавыш бирүчеләр саны буенча республиканың Кайбыч районы лидер булып тора. Анда 98,08 процент сайлаучы тавыш биргән. Лидерлар өчлегендә Әтнә (95,03) һәм Апас (94,88) районнары бар.
Казанның өч районы рейтингы: Киров (54,7 процент), Идел буе (54,04 процент) һәм Совет (53,48 процент).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз