news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 177 күп фатирлы йортта капиталь төзекләндерү башланды

Татарстан Президенты Татарстан Төзелеш минстрлыгының республика программаларында катнашучы төзелеш компаниеләренә керткән чикләүне хуплады.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Арсений Маврин). 2017 елга республика капиталь ремонт программасына кертелгән 998 күп фатирлы йортның 177 объектында инде эшләр башланды. 15 февральгә кадәр программа тулы көченә старт алырга тиеш. Бу хакта Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.

«Килешүләр төзү буенча эшне төгәлләргә һәм кирәкле смета документларын дефект ведомостьлары белән Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсенә тәкъдим итәргә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Татарстанның төзелеш министрлыгы башлыгы программаны тормышка ашыручыларга.

Республика программасында катнашучы подрядчы оешмаларга таләпләр катгыйланган. «Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә подрядчы оешмалар өч елдан артык эшләгән булырга тиеш, дигән приказга кул куйдым мин», – дип хәбәр итте министр. «Компаниянең кредит һәм салым тарихы булырга тиеш. Мин риза. Бу нормадагы таләп», – дип хуплады Рөстәм Миңнеханов таләпләр катгыйлануны.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100