news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 17 яшьлек йөкле кыз югалган

Кыз 27 ноябрьдә өйдән чыгып киткән һәм әлегә кадәр элемтәгә чыкмый.

"(Яр Чаллы, 6 декабрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Яр Чаллы шәһәрендә югалган 17 яшьлек йөкле кызны полиция эзли.

Чаллыда яшәүче әни кеше 17 яшьлек кызы югалу турында полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әнисе сүзләренчә, кыз 27 ноябрьдә өйдән чыгып китә. Үзе белән бик аз гына әйберләрен ала. Әнисе белән телефоннан да элемтәгә чыкмый.

Бу кызның өйдән чыгып китүе беренче тапкыр гына түгел. Югалган кыз бергә яши торган егет янына башка шәһәргә китеп баруы ихтимал. 

news_right_1
news_right_2
news_bot