Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 17 сыйныфны грипп һәм ОРВИ аркасында карантинга япканнар

Бүгенге көндә Татарстанда 17 сыйныфны грипп һәм ОРВИ аркасында карантинга япканнар. Шуларның тугызы -Казанда, өчесе – Чаллыда, тагын өчесе - Әлмәт районында, берсе - Зәй районында һәм тагын берсе Түбән Кама муниципаль районында.
Татарстанда тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Искәртеп үтәбез, сыйныфта 20 процент бала грипп яки ОРВИ белән авырса, сыйныф карантинга ябыла. Бу вакытта тулысынча сәламәт балалар өчен дистанцион укыту оештырыла.
«13 мартка булган мәгълүматлар буенча, 1 сентябрьдән 36 мең укучы «иртәнге фильтр» контролен үтмәгән», – дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан карантинга ябылган, дистанцион уку формасы оештырылган яисә кизү сыйныфлар ачылган мәктәпләргә һәм сыйныфларга көн саен мониторинг үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз