news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 17 муниципаль берәмлек башлыгы ришвәт алган өчен җавапка тартылган

Быел, ришвәт алып, 201 вазифаи зат канун бозган.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда вазифаи җинаять буенча 266 эш судка җибәрелгән. Ришвәтчел җинаять аркасында 201 вазифаи зат хөкемгә тартылган. Алар арасында федераль орган һәм оешмаларда хезмәт итүче – 26, республика идарә тармакларында эшләүче – 20, муниципаль берәмлекләрдәге 29 вазифаи зат бар.

Шул исәптән, 17 муниципаль берәмлек башлыгы да җавапка тартылган. Бу хакта бүген “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисад куркынычсызлыгы һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин әйтте.

“Анализ ясасак, коррупция фактлары дәүләт һәм муниципаль органнарның нәрсәгәдер ризалык бирүче, кул куючы вазифаи затлары арасында теркәлә”, – бүлек башлыгы. – Әйтик, Түбән Кама сусаклагычының эксплуатация идарәсе баш гидротехнигы 110 мең сум ришвәт алганда тоткарлана. Ул ике елга шартлы рәвештә хөкем ителде һәм вазифасыннан азат ителде".

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда ришвәтнең уртача күләме ике тапкырдан да күбрәккә арткан. Узган ел бу сумма 120 мең сумны тәшкил итсә, быел ул 271 мең сумга кадәр “үскән”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100