news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 17 млн сум чамасы акчаны сарыф иткән идарәче компания җитәкчесен хөкем иттеләр

Әлмәт шәһәре суды “Комплект+сервис” җәмгыяте идарәче компаниясенең 63 яшьлек элеккеге директорына карата җинаять эшен карады.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда идарәче компаниянең элекке җитәкчесе 17 млн сумнан артык акчаны законсыз сарыф итүдә гаепле табылган. Суд аңа карата карар чыгарган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Әлмәт шәһәре суды “Комплект+сервис” җәмгыяте идарәче компаниясенең 63 яшьлек элекке директорына карата җинаять эшен караган. Ул Россия Федерациясенең 160 нчы маддәсенең 4 нче өлеше буенча (аеруча зур күләмдә акча өскә чыгу) буенча гаепле дип табылган.

Бу кешенең 2009-2013 елларда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен күп фатирлы йортларда яшәүче халыктан җыелган акчаны ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләргә күчермәве ачыклана.

Ул бу акчаны хуҗалык чыгымнарына һәм башка ихтыяҗларга туздырган.

Нәтиҗәдә, ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләргә 17 млн сумнан артык зыян килгән. Хөкемгә тартылучы гаебен танымаган.

Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, идарәче компаниянең элекке җитәкчесен ике елга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул җәзасын гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәячәк.

Китерелгән зыянны түләттерү турында зыян күрүчеләрнең дәгъвалары гражданлык эшләре кысаларында каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100