news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 17 меңнән артык аграр тармак хезмәткәре ковидка каршы прививка ясаткан

Вакцинация кампаниясе дәвам итә. Татарстанда көн саен 150дән артык прививка пункты эшли.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 17 меңнән артык кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясеннән вакцинация узган Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренең гомуми саны 17 мең 157 кеше тәшкил итә, шуларның 2652се – азык һәм эшкәртү сәнәгатендә эшләүчеләр», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Вакцинация кампаниясе дәвам итә. Татарстанда көн саен 150дән артык прививка пункты эшли.

Вакцинациягә РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, 122 бердәм номеры буенча, Күп функцияле үзәккә һәм поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot