news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 17 мең автобус лицензияләү узарга тиеш

Пассажирларны ташучылар 120 көндә лицензия алырга тиеш.

Татарстанда 17 мең автобус лицензияләү узарга тиеш
архив/Михаил Захаров

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Виктория Елфимова). 1 марттан башлап Татарстанда 17 мең автобус лицензияләү процедурасы узарга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына транспорт өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәтенең Урта Идел төбәкара дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Радик Рамазанов әйтте.

«Татарстанда 17 мең 556 автобус бар. Бу автобуслар барысы да диярлек лицензия алырга тиеш», — диде ул.

Закон буенча лицензияләү 2019 елның 1 мартыннан башлана. Пассажирлар ташу хокукына ия булу өчен 120 көндә лицензия алу зарур.

Закон үтәлмәгән очракта, административ штраф каралган. Ул гражданнар һәм вазифаи затлар өчен 50 мең сум күләмендә булачак, ә шәхси эшмәкәрләргә – 100 мең сум, юридик затларга – 400 мең сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100