news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +17 градуска кадәр җылыта

Татарстанда +17 градуска кадәр җылыта
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 9 октябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана, температура тагын бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава була. Сизелерлек явым-төшем көтелми.

Җил секундына 4-9 метр тизлек белән исәчәк, аның юнәлеше көнбатыштан көньяк-көнбатышка һәм көньякка үзгәрәчәк.

Көндез һава +12...+17 градуска кадәр җылыначак (Казанда термометр баганалары +13...+15 градуска кадәр күтәреләчәк).

news_right_1
news_right_2
news_bot