news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда +17 градуска кадәр җылы булачак

Татарстанда +17 градуска кадәр җылы булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 9 апрельдә, Татарстанда температура фонының күтәрелүе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республикада иртән (шул исәптән Казанда) кыска вакытлы яңгыр явачак һәм кайбер урыннарда томан сакланачак. Көндез явым-төшем көтелми.

Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш җилләре 4-9 м/с көч белән исәчәк. Көндезге сәгатьләрдә ул урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк (Казанда секундына 11 метрга кадәр), дип билгеләп үтә метеорологлар.

Республикада көндез +12...+17 градус җылы булачак (ТР башкаласында — +14...+16).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100