news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда -17 градуска кадәр суыта

Татарстанда -17 градуска кадәр суыта
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда салкынайта, буран һәм бозлавык булачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.

Һава торышы болытлы булачак. Көндез һәм кичен кар һәм буран көтелә, шулай ук көндез 14 м/с кадәр көчле җил фаразлана.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 8-13 градус нульдән түбән күрсәтәчәк, ә аязганда -17 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез -2 дән -7 градуска кадәр көтелә.

Шулай ук синоптиклар бозлавык турында кисәтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100