news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 17 елда 18,6 меңнән артык алданган өлешче торак алган

Татарстанда 2007 елдан 2023 елга кадәр 146 проблемалы объект файдалануга тапшырылды, аларда 18664 алданган өлешче торак алган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының 53нче утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

«Икенче ел рәттән рекордлы дәрәҗәдә торак сафка бастырылды. Узган ел 3,4 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Моның белән беррәттән алданган өлешчеләр проблемасы да хәл ителде», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2023 елда Татарстан Дәүләт торак фонды 181 медицина хезмәткәрен торак белән тәэмин иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100