news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 17 апрельдән чүп-чар һәм корыган үлән яндыру тыела

Татарстанда 17 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә, ул 10 майга кадәр гамәлдә булачак. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең күзәтү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трущин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Татарстанда чүп-чар һәм корыган үлән яндыру тыела. 116 торак пунктта шулай ук шашлык кыздырырга һәм учак ягарга рөхсәт ителми», - дип искәртте Максим Трущин.

news_right_1
news_right_2
news_bot