news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 17 апрельдән 10 майга кадәр чүп-чар, үлән яндыру һәм шашлык кыздыру тыела

17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстан территориясендә чүп-чар, корыган үлән яндыру, ачык утта, аерым алганда, учакта һәм мангалда ризык әзерләү тыела. Бу вакытта республикада янгынга каршы махсус режим үз көченә керә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең күзәтү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трущин бүген Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында шулай дип белдерде.

«Һәр районда янгын сагы, җирле үзидарә органнары, ирекле янгын сагы хезмәткәрләреннән торган профилактик төркемнәр оештырылды. Бу территорияне корыган үлән һәм чүп-чардан вакытында чистартуны контрольдә тоту, табигый янгыннар, тиешсез урыннарда чүп яндыру, шулай ук ут төртү очракларына чик кую һәм янгыннарны үз вакытында ачыклау максатыннан эшләнде», - дип искәртте ул.

Идарә башлыгы сүзләренчә, патрульлек итү нәтиҗәсендә чүп-чар һәм корыган үлән януга бәйле 93 очрак булдырылмый калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100