news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 16 яшьлек кызның үлеменә китергән авария турында соңгы мәгълүматлар билгеле

Яшел Үзән районы юлында үлемгә китергән авария турында яңа мәгълүматлар пәйда булган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 26 апрельдә төнлә Renault Logan машинасы тимер киртәгә килеп бәрелә һәм әйләнеп каплана. Йөртүчесе, исерек булу өстенә, машина йөртү хокукы юк килеш рульгә утырган була.

Фаҗигадә 16 яшьлек кыз баланың гомере өзелгән. Тагын ике үсмер – 13 һәм 14 яшьлек пассажирлар, җәрәхәтләнгән хәлдә, хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot