Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 16 яшьлек кыз фаҗигале рәвештә үлгән
Кыз бала корсагы имгәнү сәбәпле вафат була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Яңа Чишмәдә 16 яшьлек кыз, корсагы җәрәхәтләнү сәбәпле, эченә кан савудан үлгән. Кызның имгәнү сәбәпләре билгесез. Бу хакта “Татар-информ”га кызның гаилә танышлары хәбәр итте.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, кыз шугалакта яки биредәге клубта имгәнергә мөмкин.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә районда бу факт буенча тикшерү башлануы турында хәбәр иттеләр.
“Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа Чишмә районында 16 яшьлек кызның үлем факты буенча тикшерү үткәрә. Республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков йөкләмәсе буенча, ведомство комиссиясе оештырылган, ул экспертиза үткәрү өчен Яңа Чишмә районына киткән”, - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз