news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1,6 миллион сум алимент бурычы җыелган күп балалы ананы хөкем иттеләр

Татарстанда Балык Бистәсе районында яшәүче 46 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылды. Аны балаларын караган өчен акча түләмәүдә гаепле дип таптылар. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Судта ачыкланганча, әлеге хатын-кыз 2014 елның җәеннән бирле өч баласын караган өчен алимент түләргә тиеш булган. Әмма 2022 елның августыннан декабрь аена кадәр ул матди ярдәм күрсәтмәгән. Искәртеп узабыз, ваемсыз ананы алимент түләмәгән өчен элегрәк җаваплылыкка тарткан булганнар инде. Аның гомуми бурычы 1,6 миллион сум тәшкил иткән.

Суд хатын-кызны җиде айга төзәтү эшләренә хөкем иткән. Аның хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып калачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100