news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 16 мең сыерга исәпләнгән 30 яңа терлекчелек комплексы барлыкка киләчәк

Марат Җәббаров республикада тәүлеккә 4 мең тоннадан артык сөт җитештерелгәнен әйтте.

Татарстанда 16 мең сыерга исәпләнгән 30 яңа терлекчелек комплексы барлыкка киләчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда якынча 16 мең сыерга исәпләнгән 30 яңа терлекчелек комплексы төзеләчәк. Бу хакта #ТатарстанОнлайн онлайн тапшыруында ТР премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

«Без яңа терлекчелек комплекслары төзергә ниятлибез, планнар зурдан. Терлекнең баш санын арттыруга гына түгел, аның җитештерүчәнлегенә дә басым ясаячакбыз. Шуңа күрә яңа технологияләр, цифрлаштыру, ашату белән идарә итү системасын гамәлгә кертәчәкбез», — диде ул.

Министр сүзләренчә, республикада тәүлеккә 4 мең тоннадан артык сөт җитештерелә, бу сан, узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, 102,8 процент тәшкил итә.

«Соңгы елларда республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Россиянең һәр 15 литр сөте Татарстаннан дип әйтергә була, шуңа да Татарстан Россиянең башка субъектлары арасында сөт җитештерү буенча беренче урынны алып тора. Россия сөтенең гомуми күләменең 6 проценттан артыгы Татарстанда җитештерелә», — диде ул.

Марат Җәббаров Татарстанда җитештерелгән сөтнең барысы да диярлек республика заводларында эшкәртелгәнен әйтте. «Бездә егермегә якын сөт заводы бар. Аларны соңгы елларда яңарттылар, бу эш хәзерге вакытта да алып барыла. Мәсәлән, Казан сөт комбинаты тәүлеккә мең тонна продукция эшкәртергә әзер. Бүгенге көндә ул 400 тоннага якын сөт эшкәртә», — дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100