news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 16 меңгә якын унберенче сыйныф укучысы йомгаклау иншасы язачак

Инша язу өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 16 меңгә якын унберенче сыйныф укучысы 1 декабрьдә йомгаклау иншасы язачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Укучы БДИга кертелгәнче йомгаклау иншасы язарга тиеш. Яхшы баллар югары уку йортларына кергәндә абитуриентның шәхси казанышы буларак исәпкә алыначак».

Инша язу өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар һәм инвалид балалар өчен бу вакытка сәгать ярым арта.


news_right_1
news_right_2
news_bot