news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда -16 градуска кадәр салкын һәм кар көтелә

Иртәгә, 4 февральдә, Татарстанда уртача салкын һәм болытлы һава торышы саклана. Урыны белән, шулай ук Казанда да, бераз кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан йомшак җил фаразлана. Юлларда бозлавык булачак, дип кисәтә синоптиклар.

Төбәктә төнлә һава температурасы -6..-11 градус, аязганда -16 градуска кадәр салкынайтырга (Казанда -6..-8 градус) мөмкин. Көндез һава температурасы -3..-8 градус (республика башкаласында -3..-5 градус) фаразлана.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, киләсе атнада Татарстанда -20 градуска кадәр салкынайтачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100