news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 16 февральгә 628,6 мең кв. метр торак сафка кертелгән

Бу сан быелга планның 26,2 процентын, узган елның шушы чорына карата 161,3 процент тәшкил итә.

Татарстанда 16 февральгә 628,6 мең кв. метр торак сафка кертелгән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасында 16 февральгә 628,6 мең кв. метр торак сафка кертелгән. Бу сан 2018 ел планының 26,2 процентын, узган елның шушы ук чорына карата 161,3 процент тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге мәгълүмат бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгышында билгеле булды. Ирек Фәйзуллин сүзләре буенча, Татарстан Дәүләт төзелеш инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәтне саклау өлкәсендә 2018 ел башыннан 114 тикшерү уздырганнар.

Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук социаль ипотека турында хәбәр итте. 2018 ел программасы буенча төзелүче 255 объекттан әзерлеге югары дәрәҗәдә - 33,9 мең кв. метрлык 730 фатирлы 6 йорт.

Республикада агымдагы елда 297 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм баланы торак белән тәэмин итү карала. Моннан тыш, 2018 елга бирелгән бюджет чаралары кысаларында (331 млн. 319,7 мең сум) 164 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Күп фатирлы инвестицион торак төзү планы буенча 120 йортның 36сы сафка кертелгән, тагын 84 сафка кертәсе калган. Пландагы 8 370 аз катлы йорттан 1 492 се сафка кертелгән, 6 876 йортны төзеп бетерәсе калган.

2018 елның 16 февраленә авыл клубларын төзү эшләре 18 объектта оештырылган. 

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр Балтач үзәк район хастаханәсендә, Казандагы Ашыгыч ярдәм станциясендә (Чехов урамында), Татарстан Сәламәтлек министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросында бара. Шулай ук быел 120 амбулатория-поликлиника объектларында капиталь ремонтлау эшләре планлаштырылган.

Республикада универсаль спорт мәйданчыкларын төзү буенча эшләр Алексеевск, Апас, Чүпрәле, Лаеш, Чирмешән районнарында бара.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100