Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 15.00 сәгатьтә Россия Президентын сайлауга килүчеләр 23,24 процент булган
Татарстанда Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатькә Россия Президентын сайлауга килүчеләр 23,24 процент тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.
Татарстанда 3 миллион кеше тавыш бирү хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
Хәзер Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә сайлауга килүчеләр 20,60 процент тәшкил итә. Бу хәбәр Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүмат үзәге экранында урнаштырылган иде.
Искәртик, Россия Федерациясе Президентын сайлау бүген, 15 мартта, бөтен ил буйлап старт алды, ул 8нче тапкыр уза. Сайлау 17 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәр дәвамында россиялеләр дүрт кандидат арасыннан дәүләт башлыгын сайлаячак.
Искәртик, сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз