Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 15 яшьлек питбайкерны һәм 17 яшьлек «Лада» йөртүчесен тотканнар
Лениногорскида ике яшүсмерне тотканнар: берсе җиңел машина, икенчесе питбайк белән идарә иткән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы.
«ВАЗ-2114» җиңел машинасында барган 17 яшьлек егетне Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 24 май иртәсендә табалар. Аңа машина йөртү хокукыннан башка автомобиль белән идарә итү турында административ беркетмә төзелде. Яшүсмернең ата-анасына карата бала сәламәтлегенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итүгә карата таләпләрне үтәмәү турында беркетмә төзелгән. «Лада»ны штрафстоянкага урнаштырдылар.
Моннан тыш, полиция хезмәткәрләренә питбайк белән йөртү хокукы булмаган килеш идарә иткән 15 яшьлек егет эләккән, дип билгеләп үтелә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә. Аның әти-әнисенә транспорт чарасы белән идарә итүне тиешле хокукы булмаган затка тапшыру турында беркетмә төзелгән. Аларга 30 мең сум күләмендә штраф яный.
Хокук саклаучылар билгеләп үткәнчә, ике яшүсмернең дә ата-аналарының балаларын тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү билгеләре күренә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз