news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 15 яшүсмер үзмәшгуль буларак теркәлде

Тимур Нагуманов сүзләренә караганда, эксперимент балигъ булмаганнарга интернет-хезмәт хакларын легальләштерергә ярдәм итә.

Татарстанда 15 яшүсмер үзмәшгуль буларак теркәлде
архив/Султан Исхаков

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда 15 балигъ булмаган бала үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән. Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә яшүсмерләр үз эшчәнлекләрен легальләштерергә тырыша, дип сөйләде.

«Әлегә балигъ булмаганнар арасында 15 кеше теркәлгән. Үзмәшгульлек режимы 14 яшьтән теркәлергә һәм легаль киңлектә эшли башларга мөмкинлек бирә. Бу яшүсмерләрне кызыксындыра, чөнки аларның күбесе Интернетта эшли. Агрегаторларны файдалану өчен бүген рәсми статус кирәк, аннан башка юридик затлар белән эшләргә ярамый», – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Бизнес-омбудсмен яшь эшкуарлар өчен бернинди чикләүләр дә каралмаган, бары тик ата-аналарның ризалыгы гына кирәк, дип аерым басым ясап әйтте. Киләчәктә экспериментка балигъ булмаган бизнесменнарны күбрәк җәлеп итү планлаштырыла.

«Татарстанда мәгълүмат бирү буенча эш актив рәвештә алып барыла башлады - балаларга булган мөмкинлекләр турында аңлату һәм мәгълүмат бирү бурычы бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушты һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы бу мәсьәләдә эшкә керешә башлады», – дип өстәде Нагуманов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100