news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 15 сентябрьдә өмәләр узачак

Республика “Илне генераль җыештыру”, “Яшел Россия” һәм “Эшлибез!” экология акцияләренә кушылачак.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанда республиканың барлык территориясендә 15 сентябрьдә генераль җыештыру - өмәләр узачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья Чисталык көне кысаларында Татарстан “Илне генераль җыештыру”, “Яшел Россия” һәм “Эшлибез!” экология акцияләренә кушылачак. Казанда шимбә өмәләрен Урта Кабан күлендә, Имәнлек урамындагы урман паркында һәм “Зәңгәр күлдә” үткәрәчәкләр. Рус географик җәмгыяте әгъзалары сулыкларның төпләрен чистартачак. Шул ук территориядә макулатура, пластик савытлар һәм тотылган батареяләр кабул итүне дә оештырачаклар.

Табигатьне саклау буенча чаралар уздырылачак шәһәрләр һәм адреслар исемлеге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтында күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot