news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 15 октябрьдә “Күкрәктәге яман шешкә каршы бергәләп көрәшик” проекты башлана

Әлеге хәйрия чарасы AVON компаниясе белән берлектә бер ай дәвамында тормышка ашырылачак. Проектның РФдәге җитәкчесе Анна Сошинская белдергәнчә, “яман шеш” диагнозын хөкем карары дип кабул итәргә кирәкми.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 15 октябрьдә Татарстанда озак вакытка исәпләнгән “Күкрәктәге яман шешкә каршы бергәләп көрәшик” дип аталган мәгълүмати проект старт ала. Әлеге хәйрия чарасы AVON компаниясе белән берлектә бер ай дәвамында тормышка ашырылачак. Ул, Казан белән беррәттән, Мәскәү, Самара, Бөек Новгород, Екатеринбург, Пенза, Новосибирск, Уфа, Ярославль, Түбән Новгород шәһәрләрендә һәм Мәскәү өлкәсендә дә уза. Ноябрь аенда эстафетаны Иркутск һәм Томск кабул итеп ала. Бүген бу хакта “Татмедиа” агентлыгында оештырылган матбугат очрашуында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактика ярдәме бүлеге башлыгы Елена Хафизова хәбәр итте. Билгеле булганча, октябрь ае бөтен дөньяда Күкрәк рагына каршы көрәш айлыгы итеп игълан ителгән.

AVON компаниясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә 2005 елдан бирле яман шеш авыруларына каршы профилактика буенча төрле хәйрия программаларын гамәлгә кертә. 2009 елның июлендә әлеге компания Татарстанны “Күкрәктәге яман шешкә каршы бергәләп көрәшик” дип аталган хәйрия программасын тормышка ашыра торган территорияләр исемлегенә кертү инициативасы белән чыккан. Әлеге проект тематик социаль реклама урнаштыру һәм Казан урамнарында мәгълүмати-күргәзмә материаллар таратуны күз адында тота. Күкрәктәге яман шешне кисәтү буенча айлык Казанда Республика клиника онкология диспансеры базасында уза.

Республика клиника онкология диспансерының диспансер-профилактика бүлеге башлыгы Булат Мәҗитов хәбәр иткәнчә, 50-69 яшьтәге сәламәт хатын-кызлар бер ай дәвамында Себер тракты, 29 һәм Нагорный, 6; Бутлеров, 54 адреслары буенча урнашкан пунктларда AVON компаниясе биргән маммографларда бушлай тикшеренә ала. Бары тик алдан 239-03-53 һәм 272-26-53 телефоннары аша алдан шалтыратып язылырга һәм паспорт белән полис алып килергә кирәк.

Елена Хафизова сүзләренчә, Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны 60 меңгә җитә. Аларның 11 меңе күкрәк рагы белән бәйле. Узган елда тикшерүләр нәтиҗәсендә Казанда һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә 1300 хатын-кызда зарарсыз шеш табылган һәм 126 хатын-кызда яман шеш булуы ихтималлыгы ачыкланган. Ә 53 хатын-кызга рак диагнозы куелган. Агымдагы елның 8 аенда 10 меңгә якын хатын-кыз тикшерү узган.

Республика клиника онкология диспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов бу нисбәттән: “Без AVON компаниясе булышлыгы белән хатын-кызларга ярдәм итәргә – үлем очракларын киметергә телибез. Ә бу авыруны вакытында ачыклаган очракта гына мөмкин”, - дип белдерде. Татарстанда AVON биргән маммографларда барлыгы 100 меңгә якын хатын-кыз тикшерелгән. Аның сүзләренчә, Россия иртә сроклардагы диагностика мәсьәләсендә күп илләрдән калыша. Мәсәлән, Скандинавия илләрендә хатын-кызларның бик күп өлеше медицина тикшерүе аша уза. Россиядә хатын-кызларның 42 проценты табибка авыруы азгач кына килә, ә Татарстанда бу күрсәткеч - 35 процент. Рөстәм Хәсәнов хатын-кызларны елга –бер яки ике елга бер тапкыр маммологка күренергә һәм табибка килүдән курыкмаска чакырды. “Күкрәктәге яман шешкә каршы бергәләп көрәшик” программасының РФдәге җитәкчесе Анна Сошинская сүзләренчә, “яман шеш” диагнозын хөкем карары дип кабул итәргә кирәкми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100